news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиб яман шешне булдырмый калу ысулын әйтте

Папиллома вирусы булган кешеләргә даими рәвештә тест узарга киңәш ителә.

(Казан, 30 июнь, «Татар-информ»). Яман шешнең кайбер төрләре, аерым алганда, аналык җиңсәсе яман шеш кеше папилломасы вирусы аркасында барлыкка килә. Бу хакта табиб Александр Мясниковның «Россия 1» телеканалы эфирындагы хәбәренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Табиб сүзләренә караганда, бу инфекцияне вакытында ясатылган прививка ярдәмендә булдырмый калырга мөмкин. Мясников бу вирус аналык җиңсәсендә яман шеш барлыкка килүнең йөз процент очрагында сәбәпче булып тора, диде.

 «Вирус сездә яман шеш барлыкка китерсен өчен, < ... > ун елга якын вакыт узарга тиеш. Гадәттә, нык иммунитетлы сәламәт хатын-кызларда вирус бер-ике елдан соң юкка чыга», - диде ул.

Табиб сүзләренә караганда, папиллома вирусы булган кешеләр даими рәвештә тест узарга тиеш. Ел саен аналык җиңсәсендәге яман шештән 250 мең хатын-кыз үлә.

«Бүгенге көндә кеше папилломасы вирусыннан прививка бар», - дип искәртте Мясников.

Моннан тыш, вируслы хатын-кызлар саны кимү ир-атларның яман шешнең кайбер төрләре белән сирәгрәк авыруына китерә, дип өстәде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100