Роспотребнадзор: Казанда авиация заводында Covid-19 инфекциясе чыганагы юк

Ведомствода Казан авиация заводында коронавирус инфекциясе кабыну турындагы мәгълүматны кире кактылар.

(Казан, 30 июнь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Казан авиация заводында Covid-19 инфекциясе таралу чыганагы ачыкланмаган, әмма бер-берсенә бәйле булмаган авырулар бар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Авиация заводына килгәндә, анда авыру очраклары бар, ләкин алар бер-берсенә бәйле түгел. Шуны аңларга кирәк, завод зур. Инфекция керү очраклары да шулай ук булырга мөмкин, һәм алар була да», — дип аңлатты спикер.

Авдонина хезмәт коллективларында авыру теркәлә, чөнки коронавирус һава-тамчы юлы белән тапшырыла, диде. Ә предприятиеләр Татарстан Роспотребнадзоры тарафыннан даими тикшерелә.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, узган атнада Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе хезмәт коллективларында коронавирус инфекциясе таралуның 74 чыганагын ачыклаган.