news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирусның яңа очракларының үсеш темпы кими

Агымдагы атнада коронавирус йоктыруның 445 очрагы ачыкланган, узган атнада — 549.

(Казан, 30 май, «Татар-информ»). Covid-19 авыруының яңа очраклары арту темпы кимүен дәвам итә һәм бу атнада 2,2 процент тәшкил итте. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы, республика буенча баш дәүләт санитария табибы Марина Патяшина сөйләде. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Агымдагы атнада коронавирус йоктыруның 445 очрагы ачыкланган, узган атнада — 549. Коронавирус теркәлгәннән алып, Татарстанда 3142 кеше инфекция йоктырган.

Ил буенча 100 мең кешегә 387,6 очрак туры килә, дип хәбәр итте Марина Патяшина (144,3 очрак — Мәскәүдән башка), республикада күрсәткеч 100 мең кешегә 80,5 очрак тәшкил итә.

Татарстан төбәкләрнең гомумроссия рейтингында төшүен дәвам итте һәм 65 урында тора (Идел буе федераль округы төбәкләре арасында 10  урын).

«Авыру очракларының кимүен исәпкә алып, без чикләүләрне бетерү буенча беренче этапка ирештек һәм икенче этапка күчү өчен критерийларга якыная башладык», — диде Марина Патяшина.

Роспотребнадзор Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы сүзләренчә, әлегә вазгыять тотрыклы дип әйтеп булмый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100