news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирусның симптомсыз уза торган очраклары 30 процентка кимеде

Республикада коронавирусны авыр кичерә торган пациентлар өлеше элеккеге дәрәҗәдә — 1 процент тәшкил итә.

(Казан, 30 май, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда соңгы атнада Covid-19 белән симптомнарсыз авыручылар өлеше 20 — 30 процентка кадәр кимеде. Бу хакта Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте.

«Авыруның авыр формалары өлеше дә артмый. Яңа теркәлгән очраклар арасында ул 1 проценттан аз гына артыграк тәшкил итә. Авыруның читтән кергән очраклары бердәнбер булып кала бирә — бер атна эчендә алар нибары 11 иде», — диде Татарстан Республикасы буенча баш дәүләт санитария табибы.

Татарстанда яңа коронавирус инфекциясе белән авыруның барлыгы 3142 очрагы теркәлгән, шул исәптән балалар арасында 212 очрак һәм 65 яшьтән өлкәнрәкләр арасында 479 очрак теркәлгән. Барлыгы 2482 кеше терелгән.

Covid-19 авыруының ачыкланган барлык очраклары арасында республикада 1385 авыру очрагы (44 процент) симптомсыз уза, 697 очрак (22 процент) пневмониягә һәм 1060 очрак (34 процент) ОРВИга туры килә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100