news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан обсерваторларында 338 кеше яши

Республикада 10,3 меңнән артык кеше изоляциядә тора.

(Казан, 30 май, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Covid-19 таралуын булдырмас өчен, Татарстан обсерваторларында барлыгы 825 кеше урнаштырылган. Бүгенге көндә аларда 338 кеше кала. Бу хакта Роспотребнадзор идарәсенең Татарстан Республикасы буенча җитәкчесе Марина Патяшина Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте.

Изоляция шартларында 2379 кеше өйдә, алар Covid-19 йоктырырга мөмкин булган һәм авырулар белән аралашкан булган. Изоляциядәге 10 кеше чит илдән кайткан.

Марина Патяшина өстәп әйткәнчә, Россиянең башка төбәкләреннән килгән 7611 кеше изоляциядә утыра. «Барлыгы 10 мең 338 кеше изоляциядә дигән сүз», — диде докладчы.

Әлмәт, Бөгелмә, Казан, Лаеш, Чаллы һәм Яшел Үзән районнарында изоляция режимын бозуның 16 факты ачыкланган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100