news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабугада коронавирус белән авыручыларны кабул итү өчен госпиталь ачу кичектерелде

Бу госпитальдә җиңелчә авыручылар ятарга тиеш иде.

Алабугада коронавирус белән авыручыларны кабул итү өчен госпиталь ачу кичектерелде
http://alabuganury.ru

(Алабуга, 30 май, «Татар-информ», «Алабуга нуры»). Алабугада коронавирус инфекциясе белән авыручыларны кабул итү өчен госпиталь ачу кичектерелде. Мондый госпитальләр күп муниципалитетларда ачыла, Алабуга да алар арасына керә. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы карары буенча Алабугада коронавирус инфекциясе белән авыручыларны кабул итү өчен госпиталь эшли башларга тиеш иде. Әмма аны ачу кичектерелде.

«Һәрхәлдә, әзерлек эшләре алып барылачак. Госпитальне ачкач, анда авыруның җиңелчә формасы булган пациентлар ятарга тиеш иде. Чаллыдагы хастаханә дә үз эшен үти. Барысы да алга таба нинди вазгыять булачагына, шулай ук безнең изоляция һәм битлек-перчатка режимын үтәвебезгә бәйле булачак», — диде район башлыгы урынбасары Зөлфия Сөнгатуллина.

Чәршәмбе көнне Алабугада изоляцияне бозуның ике очрагы ачыкланды. Кешеләр изоляция режимы бетерелмәгән килеш йортларыннан чыккан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100