Әлки районы башкарма комитеты җитәкчесе ковидтан беренче прививканы ясатты

Районда прививкага язылучылар арта бара.

(Әлки, 30 апрель, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре», Айрат Лотфуллин). Әлки районы башлыгы Александр Никошин бу көннәрдә вакцинаның икенче дозасын алды, ә район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Йосыпов беренче прививканы ясатты.

Районда Covid-19га каршы прививка кампаниясе активлашты. Бүгенгә 1405 кеше коронавирустан вакцина алган. Аларның 815е препаратның ике компонентын да кадаткан.

Коронавирустан саклану мәсьәләсенең көн тәртибеннән төшеп торганы юк. Җитәкчеләр дә бер-бер артлы прививка ясата. Россия Президенты, Татарстан Президенты ковидка каршы вакцина алдылар. Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә прививка ясаткан.

Районда прививкага язылучылар арта бара. Күпләр мәкерле чир белән көрәштә вакцинаның иң нәтиҗәле ысул булуына инана бара. Без район үзәк хастаханәсе поликлиникасында булып, прививка ясатырга килгән кешеләр белән аралаштык. Аларның фикерләре, кичерешләре белән кызыксындык.