Медицина фәннәре докторы коронавирустан саклану өчен битлек кияргә кирәклеген аңлатты

Борис Менделевич искәрткәнчә, кешеләрнең күпчелеге авыруны симптомсыз яки җиңел формаларда кичерә.

(Казан, 30 апрель, «Татар-информ», Александра Давыдова). Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы һәм күп кенә эпидемиологларның киңәшләренә дә карамастан, коронавирус пандемиясе вакытында битлек кияргә кирәк. РФ Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат, медицина фәннәре докторы Борис Менделевич «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдерде.

«Битлекне теге яки бу авырудан интегүче кешеләр кияргә тиеш, әмма бер «ләкин» бар. Күп кенә кешеләрдә авыру симптомнарсыз уза. Нәтиҗәдә кеше, коронавирус йоктыруын белмичә һәм Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы киңәшләрен тыңлап, битлек кими һәм инфекция таратучыга әверелә», - диде парламентарий.

Ул билгеләп үткәнчә, кеше күп җыелган урыннарда битлек кию аеруча мөһим, ә урамда исә барлык очракларда да кию мәҗбүри түгел. Әйтик, әгәр кеше урамда үзе генә һәм социаль дистанцияне төгәл үти икән, аңа саклану чарасы кирәкми. Әмма медицина битлеге һәрвакыт янда булырга тиеш.

«Мин Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының сәламәт кешеләргә битлек кияргә кирәкми дигән киңәшен бик яхшы аңлыйм. Кызганыч ки, кайбер төбәкләрдә медицина хезмәткәрләре шәхси саклану чараларына кытлык кичерә. Минем фикеремчә, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы, табибларны саклану чарасыннан мәхрүм итеп, кешеләр үзләренә битлек сатып алмасын өчен шундый белдерүләр белән чыга», - ди Борис Менделевич.