news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйдә яшәүчеләрне санитар режим таләпләрен үтәргә тавыш көчәйткеч аша өндиләр

Коронавирус таралуга юл куймау максатында кешеләрнең бер-берсе белән аралашмавын мөмкин кадәр булдырмау күздә тотыла.

(Зәй, 30 март, «Татар-информ», «Зәй офыклары», Энҗе Әгъләмова). Зәй районы хакимияте кешеләрне үз-үзен изоляцияләргә өндәү максатында өстәмә чаралар күрә. Бу көннәрдә шәһәр урамнары буйлап полиция патруле машинасында яшьләр эшләре идарәсе вәкилләре махсус рупор ярдәмендә аңлату эшләре алып бардылар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Анда тавыш көчәйткеч аша, халыкны өйдә калырга өндәү турында кабатладылар. Коронавирус таралуга юл куймау максатында кешеләрнең бер-берсе белән аралашмавын мөмкин кадәр булдырмау күздә тотыла. 

Тавыш көчәйткеч аша мөрәҗәгатьтә урамга бик кирәк булганда гына чыгарга, санитар-гигиена таләпләрен үтәп битлек кияргә, кулларны еш юуып йөрергә киңәш ителде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100