Татарстанда 10 меңнән артык кеше коронавируска тест узган

Гигиена һәм эпидемиология үзәге тарафыннан республикада көн саен 400гә якын тикшеренү үткәрелә.

(Казан, 30 март, «Татар-информ», Александра Давыдова). Бүгенге көндә Татарстанда коронавирус инфекциясенә 10 меңгә якын тикшеренү үткәрелгән. Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина брифингта шул хакта хәбәр итте.

«Гигиена һәм эпидемиология үзәге тарафыннан көн саен 400гә якын тикшеренү үткәрелә. Бүгенге көндә Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан лаборатор тикшеренүләрнең күләме артканнан-арта», - дип искәртте спикер.

Патяшина шулай ук коронавируска анализ үткәрә торган өч медицина лабораториясенә тиздән тагын биш лаборатория кушылачагына өмет белдерде. Алар тикшеренүләрнең күләмен тәүлегенә 1 мең кешегә җиткерергә мөмкинлек бирәчәк.

«Бездә тест-системалар бар, көн саен Новосибирскиның «Вектор» институтыннан 10 мең тест-система килә», - диде Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе.

Аның сүзләренчә, лаборатор база киңәю белән коронавируска тикшеренергә теләгән һәм әлеге процедураны үтәргә тиешле кешеләр категориясе дә артачак.