news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә коронавирустан дәвалау өчен өч дару уйлап тапканнар

Россия Фәннәр академиясе белгечләре катнашында шулай ук яңа коронавирус китереп чыгара торган инфекциядән өч вакцина эшләнә.

(Казан, 30 март, «Татар-информ»). Россиядә Covid-19 китереп чыгара торган инфекциядән дәвалау өчен потенциаль туры килә торган өч препарат уйлап тапканнар. Бу хакта Россия Фәннәр академиясе вице-президенты, медицина-биология фәннәре секциясе җитәкчесе академик Владимир Чехонин сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Владимир Чехонин сөйләгәнчә, Россия Фәннәр академиясенең Постовский исемендәге Органик синтез институтының Урал бүлегендә берничә ел элек вируска каршы триазавирин препараты булдырылган. Аның белән Кытай белгечләре кызыксынган. Академиядә яңа ингаляция формасын әзерләделәр, бу даруны респиратор вирус инфекциясен дәвалауда кулланырга мөмкинлек бирәчәк. Белгеч сүзләренчә, дару сынап карауга тапшыру өчен әзер.

Шулай ук Органик синтез институты Мәскәүнең Зелинский исемендәге Органик химия институты белән бергә фармацевтика сәнәгате таләпләренә туры килә торган вируска каршы фавипиравир препараты синтезы схемасын эшләгән. Бу препарат Япониядә РНК-вирус (Covid-19 дә шунда керә) китереп чыгарган инфекцияне дәвалау өчен эшләнгән. Фавипиравир шулай ук сынап карауга тапшыру өчен әзер.

Өченче препарат, фортепрен, Гамалея исемендәге Илкүләм эпидемиология һәм микробиология үзәге мәйданында Органик химия институты белән бергә хайваннарда коронавирус инфекциясен дәвалаганда кулланыла торган фоспренилга нигезләнеп ясалган. Фортепрен клиник сынауларның барлык стадияләрен узган. Ул кешеләрдә дә сынап каралган, хәзер теркәү стадиясендә. Аннары препарат Covid-19 инфекциясенә карата активлык мөмкинлекләрен тикшерү өчен тапшырылачак.

Владимир Чехонин Фәннәр академиясе белгечләре катнашында бүгенге көнгә яңа коронавирус китереп чыгара торган инфекциядән өч вакцина эшләнүен әйтте.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Федераль медицина-биология агентлыгы белгечләре малярияне дәвалау өчен кулланыла торган мефлохин нигезендә Covid-19 дәвалау өчен препарат эшләгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100