news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәү мэры шәһәрдә яшәүчеләр өчен өй карантины игълан итте

Якындагы көннәрдә өйдән Мәскәү Хөкүмәте гамәлгә куйган махсус рөхсәт булганда гына чыгарга мөмкин.

(Казан, 30 март, «Татар-информ»). Covid-2019 инфекциясе таралуны кисәтү максатыннан, нинди яшьтә булуга карамастан, 30 мартта Мәскәүдә яшәүчеләр өчен үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелә. Бу турыда Мәскәү мэры Сергей Собянин үз блогында хәбәр итте.

Россия Президенты һәм Хөкүмәте, Мәскәү Хөкүмәте кабул иткән карар нәтиҗәсендә шәһәрдә йөрүчеләр өчтән ике өлешкә кимүен, әмма яңа кагыйдәләрне барлык кеше дә үтәмәвен әйтте ул. Шул сәбәпле, коронавирус инфекциясенең күпләп һәм тиз таралуын булдырмау өчен өстәмә чаралар турындагы боерыкка имза куелган.

Анда фатирдан ашыгыч медицина ярдәменә яки тормыш өчен куркыныч янаган вакытта башка хезмәтләргә мөрәҗәгать итү, әгәр эшкә йөрү мәҗбүри булса, эшкә, якындагы кибеткә һәм даруханәгә бару өчен, яшәү урыныннан 100 метрдан еракка китмичә йорт хайванын йөртергә, көнкүреш калдыкларын ташлау өчен генә чыгарга рөхсәт ителә диелгән.

Шулай ук якындагы көннәрдә өйдән Мәскәү Хөкүмәте гамәлгә куйган махсус рөхсәт булганда гына чыгарга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100