news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдәге оператив штаб 17 бала коронавирус йоктыруы турында хәбәр итте

Яңа авыручылар арасында 18 яшьтән 40 яшькә кадәрге 102 кеше бар.

(Казан, 30 март, «Татар-информ»). Мәскәүдәге оператив штаб мәгълүматы буенча, башкалада 17 бала коронавирус йоктырган. Бу хактагы мәгълүмат штабның социаль челтәрдәге рәсми битендә чыкты.

Штаб мәгълүматы буенча, Мәскәүдә вирус йоктыруның 212 яңа очрагы расланган. Яңа авыручылар арасында 18 яшьтән 40 яшькә кадәрге 102 кеше һәм 17 бала бар.

Коронавирус шулай ук 40 яшьтән алып 65 яшькә кадәрге 58 кешедә һәм 65 яшьтән өлкәнрәк 35 кешедә расланган. Барлык пациентларны, шулай ук алар белән якын мөнәсәбәттә булган кешеләрне дә табиблар күзәтә.

Хәзерге вакытта башкалада коронавирус йоктыруның 1226 очрагы теркәлгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100