Әлмәт районы башлыгы медицина оешмаларының әзерлеген тикшерде

Коронавирус таралу куркынычы булу сәбәпле, әзерлек югары дәрәҗәдә булырга тиеш.

(Әлмәт, 30 март, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов шәһәрнең медицина оешмаларпының әзерлеген тикшерде. Бүгенге вазгыять чорында әзерлек аеруча югары дәрәҗәдә булырга тиеш. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

«Бүген Әлмәттә коронавирус белән авыру очраклары теркәлмәгән. Шулай да клиникалар барысына да әзер булырга тиеш. Район хезмәтләре штат режимында эшли», — диде Тимур Нагуманов.