news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ковидның «омикрон» штаммы таралу сәбәпле, Япония чит ил кешеләре өчен чикне яба

Әлегә Россиядә Covid-19 инфекциясенең бу төрен йоктыру очраклары ачыкланмаган.

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). 30 ноябрьдән Япония чит ил кешеләре өчен чикләрне яба. Шулай итеп, 8 ноябрьдә чит ил бизнесменнары һәм студентлары өчен йомшартылган чикләүләр үз көчен югалта. Бу хакта Япониянең премьеры Фумио Кисида хәбәр итә.

Чикләү чараларын катгыйлату дөньяда коронавирусның «омикрон» яңа штаммы таралу белән бәйле һәм ул вирусның бу вариантының куркыныч булу дәрәҗәсен ачыклаганчы гамәлдә булачак.

«30 ноябрьдән барлык илләрдән чит ил кешеләрен кертү тыела», дип җиткерә аның сүзләрен РИА Новости.

Искәртик, әлегә Россиядә Covid-19 инфекциясенең бу төрен йоктыру очраклары ачыкланмаган.

B.1.1.529 штаммы 32 мутация белән Ботсванада Көньяк Африка Республикасы гражданинда ачыкланган. Британия галимнәре ул иммунитеты түбән кеше организмында барлыкка килергә мөмкин дип фаразлый. Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы аны грек хәрефләре белән «Омикрон» дип атады.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100