news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда вакцинация дәрәҗәсе 71 процентка җиткән

Шәһәрдә яшәүче 691 980 кеше вакцинация узган.

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ», Егор Никитин). Казанда яшәүче олы яшьтәге кешеләр арасында ковидка каршы прививканың бер компонентын ясатучылар саны 71 процентка җиткән.

«Шәһәрдә яшәүче 691 980 кеше вакцинация узган. Искәртәм, Казанда 18 яшьтән өлкәнрәк 977 056 кеше яши. Халыкның 71 проценты прививканың бер компонентын булса да ясаткан, 590 675 кеше тулысынча вакцинация узган», — дип сөйләде мэриядә эшлекле дүшәмбедә Татарстан Сәламәтлек саклау министрының урынбасары — Казан Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Владимир Жаворонков.

Хәзер табибларны коронавирустан вакцинация белән бәйле төрле факторлар борчый, диде министр урынбасары. Аларның берсе — 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләрнең вакцинация узу дәрәҗәсе җитәрлек түгел. Икенчесе, Казанда өлкән яшьтәгеләрнең күбесе вакцинациянең тулы курсын алты айдан артык элек узган.

«Бүген гражданнарның бу категориясе вакцинация узмаганнар белән бер рәттән чир йоктырырга мөмкин. 60 яшьтән өлкәнрәкләр арасында 2 720 кеше генә кабат вакцинация узган. Искәртәбез, коронавирустан үлем очракларының күбесе өлкән яшьтәгеләргә туры килә. Үз сәламәтлегегезне куркыныч астына куймаска һәм ревакцинация ясатырга өндим», — диде Владимир Жаворонков.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100