news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гамалея үзәге коронавирусның «омикрон» штаммына вакцина әзерли башлады

«Спутник»ның яңа версиясе 45 көннән соң күпләп җитештерүгә әзер булырга мөмкин.

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). «Спутник V» һәм «Спутник Лайт» вакциналары коронавирусның яңа омикрон- штаммына каршы нәтиҗәле булып кала, әмма Гамалея үзәге, беркетмәләргә нигезләнеп, адаптацияне башлады. Бу хакта Россия турыдан-туры инвестицияләр фонды хәбәр итте, дип җиткерә РИА Новости.

«Гамәлдәге беркетмәләргә таянып, „омикрон“ штаммына каршы „Спутник“ вакцинасының яңа версиясен эшләүгә кереште инде», — диелә белдерүдә.

«Спутник»ның яңа версиясе 45 көннән соң күпләп җитештерүгә әзер булырга мөмкин.

«"Спутник"ның "омикрон"га каршы берничә йөз миллион бустеры 2022 елның 20 февраленә халыкара базарга чыгарылырга мөмкин, ә 2022 елда өч миллиард дозадан артыр дип көтелә», — диделәр Россия инвестицияләр фондында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100