news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эксперт: Covid-19ның яңа штаммы авырулар санының яңа дулкынына китерергә мөмкин

«Омикрон» яңа штаммы белән бәйле глобаль куркыныч бик югары дип бәяләнә.

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). Коронавирусның Көньяк Африка Республикасында ачыкланган яңа омикрон-штаммы авыруларның бөтен дөнья буенча таралуына китерергә мөмкин. Бу хакта Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасында бастырылган инфекция таралуга каршы көрәш өчен өстенлекле чаралар исемлегендә әйтелә.

«Әлеге характеристикалардан күренгәнчә, киләчәктә Covid-19 авыруларының яңа дулкыны булырга һәм җитди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. „Омикрон“ яңа штаммы белән бәйле глобаль куркыныч бик югары дип бәяләнә», — диелә документта.

Оешмада шулай ук коронавирусның яңа вариантында күп санлы мутацияләр булуына игътибар иткәннәр. Бу артык куркыныч, шуңа күрә бөтен илләргә вакцинация темпларын тизләтергә кирәк.

«Халыкны, бигрәк тә беренче чиратта аңа ихтыҗ булганнарны, шулай ук вакциналаштырылмаган яки тулысынча вакцина алмаган кешеләрне вакциналаштыру темпларын мөмкин кадәр тизрәк арттырырга кирәк», — дип билгеләп үтелә бастырылган документта.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы экспертлары фикеренчә, яңа штамм вакцинацияләнгән кешеләрне дә зарарлый ала, ләкин күпкә азрак дәрәҗәдә. Өстәвенә, вакцинация авыруның авыр агымын булдырмаска ярдәм итәчәк.

29 ноябрьдә Женевада Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының махсус сессиясе узачак, анда килешү, конвенция яки башка документ төзү турында фикер алышачаклар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100