news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 87 яңа очрагы ачыкланган

Өч кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 87 яңа очрагы ачыкланган
Михаил Захаров

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ», Дарья Сивакова). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 87 яңа очрагы ачыкланган. Өч кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары бу авыруны башка авырулар белән аралашканнан соң йоктырган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

14 кеше хастаханәгә озатылган, 73 кеше өендә дәвалана.

Инфекция йоктыручыларның күбесе 30-50 яшь (35 кеше) аралыгында ачыкланган. 18 пациент — 60-70, унбере — 50-60, унысы — 18-30, тугызы 70-80 яшьтәгеләр. Алар арасында шулай ук балигъ булмаган өч бала һәм 80 яшьтән өлкәнрәк бер кеше дә бар.

Коронавирус йоктыручылар саны Казан шәһәрендә (59 очрак) иң күбе булуы ачыкланган. Чаллы шәһәрендә, шулай ук Югары Ослан, Биектау һәм Түбән Кама районнарында дүртәр очрак теркәлгән.

Эпидемия башланганнан алып Татарстанда коронавирус инфекциясенең 10 255 очрагы теркәлгән, 9 мең кеше (шуларның 88е – узган тәүлектә) терелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100