news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгеч авыру билгеләре сизелмәгән очракта үпкәнең зарарлануын ачыклау алымын атады

Коронавирус еш кына симптомсыз уза, әмма үпкә барыбер зарарлана, аны компьютер томографиясе ярдәмендә генә ачыкларга мөмкин.

Белгеч авыру билгеләре сизелмәгән очракта үпкәнең зарарлануын ачыклау алымын атады
Салават Камалетдинов

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ», Дарья Сивакова). Мәскәү дәүләт университетының вирусология кафедрасы профессоры, биология фәннәре докторы, галим Алексей Аграновский әйтүенчә, коронавирус симптомсыз узган вакытта үпкәнең зарарлану дәрҗәсен ачыклауның бердәнбер алымы — компьютер томографиясе үткәрү. Бу хакта «Известия» газетасы яза.

Галим сүзләренчә, авыру җиңелчә һәм симптомсыз формада узган вакытта пациентны хастаханәгә озату таләп ителми.

Сеченов университетының Медицина паразитологиясе, тропик һәм трансмиссив авырулар институты директоры Александр Лукашев коронавирус белән бер тапкыр чирләгән пациент аны кабат йоктырган очракта авыруның күпкә җиңелрәк формада узуы турында белдерде.

Пульмонолог Анна Власова билгеләп үткәнчә, пневмония инфекциянең төп куркынычы булып кала. Органның бер ягы зарарланган очракта гына өйдә дәваланырга мөмкин, үзеңне нормаль хис иткән вакытта да үпкәне тикшертергә кирәк, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100