Татарстанда тәүлек эчендә 46 кеше коронавирус йоктырган

Пандемия башланганнан алып Татарстанда 8 мең 328 кеше коронавирус белән авырган.

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 инфекциясе белән зарарлануның 46 яңа очрагы ачыкланган.Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Инфекция йоктыручыларның күбесе 30-50 яшь (16 кеше) һәм 60-70 яшь (12 кеше) аралыгында ачыкланган.

Пандемия башланганнан алып Татарстанда 8 мең 328 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган. 7 мең 344 пациент (шуларның 86сы – узган тәүлектә) терелгән.