news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлкинең Яңа Салман авылындагы модульле амбулаториягә Әнвәр Кәтиев исеме биреләчәк

Яңа Салман хастаханәсе белән Әнвәр Кәтиев 1977 елдан җитәкчелек иткән.

Әлкинең Яңа Салман авылындагы модульле амбулаториягә Әнвәр Кәтиев исеме биреләчәк
http://alki-rt.ru/

(Әлки, 29 октябрь, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре», Азат Низамиев). Әлки районының Яңа Салман авылында табиблык амбулаториясенең модульле яңа бинасы файдалануга тапшырылды. Барлык рәсми документлары әзер булгач, биредә пациентларны кабул итә башлаячаклар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Медицина учреждениесенең яңа бинасын ачу тантанасында күп кунаклар да катнашты.

«Без яңа бинаны иске амбулатория эшләгән, сез гадәтләнгән җиргә, авылның ике як халкына да җайлы булган урынга төзергә карар иттек. Биредә эшләүчеләр өчен дә, пациентларга да күп уңайлыклар тудырылган. Әмма сез амбулаториягә чирләп түгел, ә күбрәк профилактика үтү, консультация алу өчен генә мөрәҗәгать итсәгез иде. Барыгыз да сәламәт булыгыз», — диде район башлыгы Александр Никошин.

«Бай тарихлы Яңа Салман амбулаториясен халык соравы буенча Әнвәр Кәтиев исеме белән атарга дигән тәкъдим бар. Сезнең бу башлангычны хуплавыгызны сорыйбыз», — диде Базарлы Матак район үзәк хастаханәсе баш табибы Светлана Одушкина.

Район башлыгы әлеге тәкъдимне бик урынлы дип тапты, абруйлы табиб Әнвәр Кәтиевнең исемен мәңгеләштерүдә ярдәм итәргә ышандырды.

Яңа Салман хастаханәсе белән Әнвәр Кәтиев 1977 елдан җитәкчелек иткән. Районның бу як авыллары халкы тирән белемле, тәҗрибәле, киң күңелле докторга һәрчак рәхмәтле булып яшәде. Сәламәтлек саклау өлкәсендә күпьеллык тырыш хезмәте өчен Әнвәр Мөгамбәр улы «Татарстанның атказанган табибы» исеменә лаек булды, «Ак чәчәкләр» республика бәйгесендә җиңү яулады. Кызганычка, ул моннан өч ел элек вафат булган.

Менә амбулатория ишегендәге ал тасманы кистеләр. Ул бик иркен — монда табиб кабул итү бүлмәсе, хатын-кызларны, балаларны карау өчен аерым кабинетлар, процедура бүлмәсе җиһазланган. Санузел, салкын һәм кайнар су — һәммәсе бар. Бина электр белән җылытыла. Димәк, һәр яңа ягу сезоны башланганда газ җибәрү мәшәкате һәм чыгымнары булмый.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100