news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коронавирус инфекциясе һәм испан гриппы арасында охшашлык табылган

Таралу индексы коронавирусның эпидемиологик потенциалы югары булуы турында сөйли.

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ»). Россия Сәламәтлек саклау министрлыгында коронавирус инфекциясе һәм испан гриппы арасында уртак билгеләр тапканнар. Баш инфекционист, профессор Владимир Чуланов шулай ук коронавирусның эпидемиологик потенциалы гриппка караганда күпкә югарырак булуын искәртте. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Белгеч сүзләренчә, вирусның таралу индексы коронавирусның эпидемиологик потенциалы югары булуы турында сөйли, чикләү чараларыннан башка ул 4-5 билгесендә тора. Кешедән-кешегә бик тиз йогуы аның шулай җиңел таралуына һәм пандемия форматына күчүенә сәбәпче булган.

Covid-19 күпмедер дәрәҗәдә испан гриппына охшаган, дип фаразлый Чуланов.

«Ул шулай ук һава-тамчы юлы белән күчә торган респиратор инфекция. Шунлыктан аның таралуында уртак сыйфатлар бар», — дип белдерде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100