news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә 26 миллион кеше коронавирустан прививка ясаткан

Беренче дозаны 36 миллион россияле алган инде.

(Казан, 29 июль, «Татар-информ»). Россиядә 26 миллион кеше коронавирустан прививка ясаткан. Бу хакта «Вектор» фәнни үзәгенең «ЭпиВакКорона» вакцинасы турында Telegram-каналына сылтама белән РИА Новости яза.

Шул ук вакытта вакцинаның беренче дозасын 36 миллион россияле ясаткан.

«ЭпиВакКорона» вакцинациясенең тулы циклын миллионга якын россияле узган, диелгән материалда.

Коронавируска каршы вакцинация РФнең барлык төбәкләрендә дә үткәрелә.

Исегезгә төшерәбез, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы 2020 елның августында Гамалея исемендәге фәнни-тикшеренү үзәге тарафыннан эшләнгән дөньядагы беренче вакцинаны теркәде. Ул «Спутник V» исемен алды. 

Шулай ук Россиядә коронавирустан «ЭпиВакКорона» — Роспотребнадзорның «Вектор» үзәгеннән һәм Россия Фәннәр академиясенең Чумаков исемендәге үзәк тарафыннан эшләнгән «КовиВак» вакциналары да булдырылды. Май башында «Спутник Лайт» — илдә эшләнгән дүртенче вакцинаны теркәү турында игълан ителде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100