news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кондратьев: Сайлау комиссияләре әгъзаларының 60 проценты коронавирустан сакланган

ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе әйтүенчә, бүгенге көндә республикада 22,1 мең сайлау комиссиясе әгъзасы эшли. Аларның 40 проценттан артыгы прививка ясаткан.

(Казан, 29 июль, «Татар-информ», Егор Никитин). Татарстандагы сайлау комиссияләре әгъзаларының 60 процентка якыны прививка ясаткан яки аларның коронавируска антитәнчекләре бар. ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев «Татар-информ» агентлыгының баш редакторына биргән интервьюсында шундый мәгълүматлар китерде.

Ул билгеләп үткәнчә, прививка - вирус таралуын тоткарларга мөмкинлек бирә торган бердәнбер нәтиҗәле чара. Шунлыктан Татарстан Үзәк сайлау комиссиясендә персоналны вакцинацияләү буенча актив эш алып баралар.

«Сайлау комиссияләрендәге коллегаларыма прививка ясатырга чакыруыбызны ишеткәннәре һәм моңа аңлап караганнары өчен рәхмәт әйтәсем килә. Бүгенге көндә республикада 22,1 мең сайлау комиссиясе әгъзасы эшли. Аларның 40 проценттан артыгы прививка ясаткан. Ковид белән авырып терелгән кешеләрне дә исәпкә алсак, безнең системада коронавирустан сакланган коллегаларның өлеше 60 процент тирәсе тәшкил итә», - диде Кондратьев.

Ул ирешелгән нәтиҗәләрнең тынычланыр өчен сәбәп булмавын, вакцинация буенча эшне дәвам итәргә кирәклеген әйтте.

«Инфекциягә киртә куелды һәм без, әлеге күрсәткеч тагын да югарырак булсын өчен, бу юнәлештә эшне дәвам итәчәкбез. Участок комиссияләренең барлык әгъзаларын һәм сайлаучыларны да коронавирустан саклый алачагыбызга ышанам», - дип сүзен төгәлләде Андрей Кондратьев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100