news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путинга киләчәк эпидсезонда Россиядә нинди вируслар көтеләчәген әйттеләр

Илдә халыкны гриппка каршы күпләп вакцинацияләү 2020 елның сентябрендә башланачак.

Путинга киләчәк эпидсезонда Россиядә нинди вируслар көтеләчәген әйттеләр

(Казан, 29 июль, «Татар-информ»). Киләсе кышта Россия төбәкләрендә берьюлы берничә грипп вирусы, шулай ук яңа коронавирус инфекциясе циркуляцияләнәчәк, шуңа күрә халыкны вакциналаштыру дәрәҗәсен 50дән 60 процентка кадәр арттырырга кирәк. Бу хакта Россия вице-премьеры Татьяна Голикова РФ Президенты Владимир Путин уздырган киңәшмәдә хәбәр итте. 

«Экспертлар фаразлавынча, 2020-2021 елгы эпидемиологик сезонда А һәм В гриппы һәм Covid-19 вирусларының бергә циркуляциясе көтелә. Шуңа бәйле рәвештә төбәкләргә, эпидемиологик сезонга әзерлекне көчәйтү өчен, коронавирус белән авыручыларның кимүенә ирешергә кирәк», - диде Голикова.

Ул соңгы елларда Россиядә авырулар санының эпидемиологик артуы, гадәттәгечә, илнең төньяк-көнбатыш, Себер, Ерак Көнчыгыш һәм Урал регионнарыннан башлана һәм гыйнварның икенче яртысына һәм февральгә туры килә, диде. Россиядә авырулар санының иң югары ноктасында атнасына 1 миллионнан 1,6 миллион га кадәр грипп һәм ОРВИ белән авыру очраклары теркәлә.

«2020 елның сентябрендә гриппка каршы вакцинация башланачак. Covid-19 эпидемиясе башланган вакытка Россиядә 74 млн кешегә гриппка каршы прививка ясалган. Бу ил халкының 50 процент чамасы дигән сүз. Килеп туган хәлне исәпкә алып, быел гриппка каршы вакцинация халыкның кимендә 60 процентын колачларга тиеш. РФ Финанс министрлыгы планлаштыра торган өстәмә чараларны исәпкә алып, вакциналар сатып алуга федераль бюджетта 12,5 млрд сум каралган. Төбәкләргә 2020 елның 31 августында беренче вакцина җибәреләчәк», - диде Голикова.

Вице-премьер сүзләренчә, быел илдә беренче тапкыр 17 респиратор вируска, шул исәптән А һәм В гриппы һәм Covid-19 вирусларына ПЦР методы белән масштаблы скрининг тикшерүе узачак. «Бу кайсы төбәкләрдә нинди вируслар циркуляцияләнүен аңлау өчен кирәк», - диде Голикова.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100