news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айрат Фәррахов коронавирустан вакцина нинди булырга тиешлеге турында сөйләде

Депутат фикеренчә, Covid-19 инфекциясеннән чара Россия территориясендә көзгә кадәр барлыкка килергә тиеш.

Айрат Фәррахов коронавирустан вакцина нинди булырга тиешлеге турында сөйләде
Арсений Кәримов

(Казан, 29 июль, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Россиядә көзгә кадәр барлыкка килергә тиешле коронавирус вакцинасы куркынычсыз, түләүсез һәм ирекле булырга тиеш. Мондый фикерне Татарстаннан РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов әйтте.

«Мин көзгә Россиядә беренче вакцина теркәлер дип уйлыйм. Аның өчен иң төп шартлар: ул тулысынча куркынычсыз, түләүсез, вакцинация ирекле, ә вакцина җитештерү турында бөтен мәгълүмат максималь ачык булырга тиеш», — диде Фәррахов.

Аның сүзләренә караганда, нәкъ менә шушы шартлар вакциналаштыру кампаниясенең аңлы узуына һәм кирәкле нәтиҗәгә китерүенә нигез булырга тиеш.

Элегрәк «Татар-информ» Covid-19 инфекциясеннән тестлана торган вакцинаны «Вектор»да беренче ирекле кеше алганлыгын хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100