Россиядә соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 5 841 яңа очрагы теркәлгән

Авыруны яңа гына эләктергән кешеләрнең 45 процентка якынында симптомнар юк.

(Казан, 29 апрель, «Татар-информ»). Россиядә соңгы тәүлектә яңа төрдәге COVID-19 коронавирус инфекциясен йоктыручылар саны 5 841гә артып, 99 399га җиткән. Авыруны яңа гына эләктергән кешеләрнең 45 процентка якынында симптомнар юк. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Россиядә коронавирус таралуга каршы көрәш буенча оператив штабка сылтама белән хәбәр итә.

«Соңгы тәүлектә Россиянең 82 төбәгендә COVID-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 5 841 яңа очрагы теркәлде, аларның 2624ендә (44,9 процент) симптомнар юк», - диелә хәбәрдә.

Нәтиҗәдә, Россиянең 85 төбәгендә коронавирус инфекциясе йоктырган кешеләрнең гомуми саны 99 399га (+6,2 процент) җиткән.