Әлмәт спортчылары ярдәмендә цифрлы пропусклар системасына яңа максат өстәлергә мөмкин

Әлмәттә йөгерергә яратучылар цифрлы пропусклар системасына тагын бер максатны — иртәнге йөгерүне өстәүне сорап мөрәҗәгать итте.

(Казан, 29 апрель, «Татар-информ»). Әлмәт спортчылары ярдәме белән цифрлы пропусклар системасында  урамда спорт белән шөгыльләнүчеләр — йөгерүчеләр һәм велосипедчылар өчен яңа максат барлыкка киләчәк. Бу турыда «Альметьевск ТВ» хәбәр итә.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Әлмәт йөгерүчеләре республиканың беренче затларына цифрлы пропусклар системасына тагын бер максатны — иртәнге йөгерүне өстәүне сорап мөрәҗәгать итте.

«Иртә белән йөгерү күнегүләрен рөхсәт итүегезне сорыйбыз. Безгә чыгарга код, 2590 номерына SMS җибәрү кирәк. Максат: йөгерү», — диде Әлмәт йөгерүчеләре.  Видеода алар фатир буенча йөгерүдән туюларын күрсәтә.

Туры эфир вакытында Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов йөгерүчеләргә: «Егетләр, сезне ишеттеләр»,  —  диде.

«Бик яхшы аңлыйм, егетләр.  Сезнең сорауның республика җитәкчелеге ишеткәнен әйтә алам», — диде район җитәкчесе.

Тимур Нагуманов сүзләренчә, сорау хәзер карауда һәм йөгерүчеләр белән велосипедчыларга кагылышлы карар кабул итүгә зур өмет бар.