news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илсур Метшинның коронавируска кабат тапшырган тесты тискәре нәтиҗә күрсәтте

Казан мэры 13 мартта, аның Лев Лещенко (җырчыда коронавирус расланды) белән бер чарада катнашуы билгеле булганнан соң, икенче тапкыр тест тапшырды.

Илсур Метшинның коронавируска кабат тапшырган тесты тискәре нәтиҗә күрсәтте

(Казан, 29 март, «Татар-информ»). Казан мэры Илсур Метшин 27 мартта коронавируска кабат тапшырган тест тискәре нәтиҗә күрсәтте. Бу хакта мэриянең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Илсур Метшин беренче тестны 23 мартта ук тапшырган иде. «Хәзер икенче тест та тискәре нәтиҗә күрсәтте», — диелә хәбәрдә.

Казан мэры 13 мартта, аның Лев Лещенко (җырчыда коронавирус расланды) белән бер чарада катнашуы билгеле булганнан соң, икенче тапкыр тест тапшырды.

Оператив штаб мәгълүматлары буенча, бүгенге көндә Россиядә коронавирус инфекциясенең 1534 очрагы теркәлгән.

Киләсе атна (30 марттан 5 апрельгә кадәр) Россиядә коронавирус инфекциясе таралуын кисәтү өчен эш көне булмаган атна дип игълан ителде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанда яшәүчеләрне әлеге атнада өйдән чыкмаска чакырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100