420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 29 февраль, «Татар-информ»). Diamond Princess круиз лайнерыннан эвакуацияләнгән һәм Казанның Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсендә карантин узучы кешеләр үзләрен яхшы хис итә. Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова журналистларга шул хакта сөйләде. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.
«Сәламәтлек торышы да, медицина күрсәткечләре дә — барысы да нормада», — диде Попова.
Сигез кеше Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенә 23 февраль көнне китерелгән, аларның өчесенә җиңел формада уза торган Соvid-2019 коронавирусы диагнозы куелган.
Элегрәк «Татар-информ» Татарстан блогерларының аларга бүләкләр китерүе һәм савыгу теләге белән открытка тапшырулары турында хәбәр иткән иде.