news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Узган тәүлектә Россиядә коронавирус инфекциясенең 33 548 яңа очрагы ачыкланган

Иң күп очраклар Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Мәскәү өлкәсенә туры килә.

(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ»). Узган тәүлек эчендә Россиядә 33 мең 548 кешедә коронавирус инфекциясе ачыкланган.

Бу хакта, инфекция таралуга каршы көрәш буенча оператив штабка сылтама белән «РИА Новости» хәбәр итә.

«Соңгы тәүлектә Россиянең 85 төбәгендә яңа коронавирус инфекциясенең 33 548 очрагы расланган, шул исәптән клиник симптомнарсыз 2127 очрак ачыкланган», — диелә хәбәрдә.

Узган тәүлектә 1224 кеше үлгән, 30 646 кеше дәваланган.

Иң күп зарарланган кешеләр Мәскәүдә — 3086, Санкт-Петербургта — 2072, Мәскәү өлкәсендә — 2046 теркәлгән. Иң аз авыручылар Чукоткада (алты) теркәлгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100