news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда узган тәүлектә коронавирус инфекциясенең 253 яңа очрагы теркәлгән

Пандемия башланган вакыттан алып республикада коронавирус инфекциясен йоктыруның 37 563 очрагы ачыкланды.

(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда узган тәүлектә Covid-19 инфекциясенең 253 яңа очрагы теркәлгән.

Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, зарарлану очракларының алтысы читтән кертелгән, калганнары — башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә.

«Җитмеш биш кеше хастаханәгә салынды, 178 кеше өйдә дәвалана», — диләр министрлыкта.

Иң күп авыручылар саны Казанда теркәлгән — 117 кеше йоктырган. Чаллыда — 32, Яшел Үзән районында — 21, Буа районында — сигез яңа очрак билгеле. Инфекция йоктыручылар республиканың 31 муниципалитетында теркәлгән.

2021 елның 28 ноябренә булган мәгълүматлар буенча, пандемия башланган вакыттан республикада коронавирус инфекциясен йоктыруның 37 563 очрагы рәсми рәвештә расланган, 31 090 кеше (шул исәптән соңгы тәүлектә — 101) терелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100