news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгечләр: Коронавирусның «омикрон» штаммы кичекмәстән төрле яклап өйрәнүне таләп итә

Яңа штаммның аксым геннарында бик күп мутацияләр бар.

(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ»). SARS-CoV-2 коронавирусның яңа штаммы «омикрон» борчу тудыра һәм тиз арада төрле яклап өйрәнүне таләп итә.

Бу хакта Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Новосибирстагы «Вектор» үзәгенә сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

«Яңа „омикрон“ вариантының S-аксым генында бик күп мутацияләр бар. Яңа геновариантка хас булган кайбер мутацияләрнең иммунитетка каршы тора алуы билгеләнә», — ди белгечләр.

Тикшеренүчеләр фикеренчә, яңа штамм чыннан да куркыныч тудыра, кичекмәстән төрле яклап өйрәнүне таләп итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100