Тукай районы авылларында мобиль поликлиникалар эшли

Хәзерге вакытта күчмә медицина хезмәте Күзкәй авылында.

(Тукай районы, 28 ноябрь, "Татар-информ", "Якты юл"). Тукай районы авылларында мобиль поликлиникалар эшли. Бу хакта район газетасы яза.

Хәзерге вакытта күчмә медицина хезмәте Күзкәй авылында. 

Мобиль поликлиникалар ел ахырына кадәр авылларга чыгачак. 4 декабрьгә кадәр ул Күзкәй авылында булачак. 7-18 декабрьдә – Бәткедә, 21- 31 декабрьдә Круглое Поле бистәсендә медицина хезмәте күрсәтәчәк. 

Район башлыгы Фаил Камаев тукайлыларны булган мөмкинлекне кулдан ычкындырмаска чакырды.