news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә коронавирусның 27 100 яңа очрагы ачыкланган

Пандемия башланганнан бирле илдә 2 242 633 очрак ачыкланган.

(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Россиядә коронавирус йоктыручылар саны 27,1 меңгә артты һәм 2 242 633 булды. Бу хакта РИА Новости яза.

«Узган тәүлектә Россиядә яңа коронавирус инфекциясен 85 төбәктә 27 100 кеше йоктырган, шул исәптән клиник симптомнары булмаган 5724 (21,1 процент) очрак ачыкланган», — диелә хәбәрдә.

Пандемия башланганнан бирле илдә 2 242 633 очрак ачыкланган. Үсеш темпы 1,2 процентны тәшкил итә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100