news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роспотребнадзор: Медицина битлеге ковидтан зарарлану куркынычын 34 процентка киметә

Вируслардан саклану өчен өч катламнан торган медицина битлекләрен кулланырга кирәк.

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Медицина битлекләре вирустан саклану өчен яхшы ысул. Алар җәмгыятьтә коронавирусны туктату чарасы булып тора. Бу хакта Роспотребнадзор эпидемиология фәнни-тикшеренү институтының сулыш юллары авыруларының молекуляр диагностикасы лабораториясе мөдире Светлана Яцышина әйтте, дип яза РИА Новости.

Битлек куллану респиратор инфекцияләр белән зарарлану куркынычын 1,5 тапкыр киметә. Шунлыктан респиратор инфекцияләр белән авыру ихтималы — 50 процентка, Covid-19 йоктыру куркынычы 34 процентка кими, ди галим.

Вируслардан саклану өчен өч катламнан торган медицина битлекләрен кулланырга кирәк, диелә хәбәрдә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100