news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роспотребнадзор коронавирус инфекциясе белән иң еш авырый торган категорияне атады

65 яшьтән узган кешеләр арасында яңа очракларның артуы дәвам итә, дип искәртте Татьяна Руженцова.

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Хәзерге вакытта коронавирус күбесенчә 65 яшьтән узган россиялеләрдә ачыклана һәм бу сан артуын дәвам итә. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Г.Н.Габричевский исемендәге Мәскәү эпидемиология һәм микробиология фәнни-тикшеренү институтының клиник эш буенча директор урынбасары, медицина фәннәре докторы Татьяна Руженцова шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Хәзерге вакытта иң югары күрсәткечләр өлкән яшьтәге кешеләр арасында теркәлә. 65 яшьтән узган кешеләр арасында яңа очракларның артуы дәвам итә, коронавирус инфекциясен йоктыручылар саны 100 меңгә 224 кеше тәшкил итә», - диде ул.

Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова ачыкланган очракларның өчтән бере шуларга туры килә торган Россиянең өч төбәген атаган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100