news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Садыйков: Татарстанда ковид белән авыручылар өчен 7,5 мең ятак урын бар

Бу урыннарның 9,5 проценты буш.

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда коронавирус белән авыручыларны дәвалау өчен хастаханәләрдә 7,5 мең ятак урын исәпләнә.

Бу хакта Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә әйтте. Аның сүзләренчә, бу урыннарның 9,5 проценты буш.

«Татарстанда коронавирус белән бәйле вазгыять катлаулы һәм киеренке. Инфекциягә каршы көрәш өчен 17 меңнән артык табиб һәм медицина хезмәткәре, шул исәптән, ашыгыч медицина ярдәме машиналары йөртүчеләре җәлеп ителгән», — диде министр.

Марат Садыйков «үлем белән идарә итү өчен башта авыру белән идарә итәргә кирәк» леген әйтте. «Ике юлы гына бар: эпидпроцессны туктау өчен чикләү чаралары һәм икенчесе — вакцинация. Башка юлы юк. Бөек Британия, Германиядә ковид авыруы артканда, вакытында вакцинация үткәргәч, үлем кими башлаган», — дип чит илләрне мисалга китерде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100