Эшләми торган атнада җитештерү өлкәсендә вакцинация буенча эш көчәйтелә

Мобиль медицина төркемнәре производствога килеп, хезмәткәрләргә прививканы урыннарда ясаячак.

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Эшләми торган көннәрдә, җитештерү өлкәсе хезмәткәрләрен һәм оешма вәкилләрен коронавируска каршы вакцинацияләү өчен, Татарстанның медицина хезмәткәрләре урыннарга чыгачак.

ТР Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә сөйләде.

«Бу чорда — 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр — мобиль төркемнәр оештырылачак, алар оешмаларга барып, хезмәткәрләрнең эш урыннарында прививка ясаячак", — дип билгеләп үтте ведомство башлыгы.

  • Хәзерге вакытта Татарстанда 1,4 миллионнан артык кеше вакцинаның беренче дозасын кадаткан, 1 миллионнан артык кешегә икенчесе дә салынган .
  • Россиядә республика прививкасы булган кешеләр саны буенча икенче урында тора. Бу - планның 61,4 проценты. План буенча Татарстанда яшәүче барлык өлкән кешеләрнең 80 проценты вакцинацияләнергә тиеш.