Дмитрий Песков ковидтан вакцинация кампаниясен яңадан башлау мөмкин булмавын әйтте

Вакцинация буенча мәгълүмати кампанияне яңадан башлап җибәрергә җыенулары турында «Коммерсантъ» газетасы язып чыккан иде.

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Россия хакимияте Сovid-19 коронавирусыннан вакцинация ясау буенча мәгълүмати кампанияне яңадан башлап җибәрәчәк дигән хәбәр дөреслеккә туры килми. Бу хакта РФ Президенты матбугат сәркатибе Дмитрий Песковка сылтама белән ТАСС хәбәр итте.

Вакцинация буенча мәгълүмати кампанияне яңадан башлап җибәрергә җыенулары турында, Президент Администрациясендәге чыганакка сылтама белән, элегрәк «Коммерсантъ» газетасы язып чыккан иде. Басма бу эшкә волонтерларны һәм экспертларны җәлеп итәчәкләре турында яза.

«Юк, бу мәгълүмат дөреслеккә туры килми. Бернинди яңадан эшли башлау юк. Мәгълүмат тулысы белән дөрес түгел», — дип ассызыклады Кремльнең рәсми вәкиле, тиешле сорауга җавап биргәндә.

Песков шулай ук мәгълүмат кампаниясен «велосипедта йөрү» белән чагыштырды, чөнки ул «даими рәвештә алып барылырга тиеш һәм алып барыла да». «Бернинди яңабаштан башлау эше юк һәм була да алмый. Кампания бар, һәм ул дәвам итәчәк», — дип нәтиҗә ясады дәүләт башлыгы матбугат сәркатибе.

  • РФ Президенты Владимир Путин карары буенча, коронавирус вазгыяте начарлану сәбәпле, 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр көннәр бөтен Россия буенча эшләми торган көннәр итеп игълан ителде. Дәүләт башлыгы, пандемияне җиңү өчен вакцинация кирәклеген ассызыклап, һәркемне Covid-19дан прививка ясатырга чакырды.