Белгеч Россиядә көтелгән тагын бер пандемия хакында сөйләде

Бездә үлем-китем очракларының 50 проценты йөрәк-кан тамырлары авыруларына туры килә, дип искәртте Александр Фомин.

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Коронавирус инфекциясе 2021 елда Россияне кузгаткан бердәнбер глобаль проблема түгел, башка пандемия дә бар, дип саный белгеч-реабилитолог, сәламәт яшәү рәвеше буенча эксперт Александр Фомин. Sputnik радиосына биргән интервьюсында ул аңа каршы ничек көрәшергә икәнлеге хакында сөйләде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Россиядә 200 меңнән артык кеше коронавирус инфекциясеннән вафат булды, әмма әлеге авыруны йоктырган кешеләр арасында гына үлем-китем дәрәҗәсе мондый югары түгел, дип искәртте эксперт.

«Минем фикеремчә, бездә үлем-китем очракларының 50 проценты йөрәк-кан тамырлары авыруларына туры килә. Бу – икенче пандемия, бу хакта дәшүчеләр бик аз. Кайбер илләрдә әлеге күрсәткеч шактый түбән», - диде Фомин.

Вазгыятьне һичшиксез үзгәртергә кирәк, дип белдерде ул. Өстәвенә, бу табибларга гына бәйле түгел. Күбрәк хәрәкәтләнә башлаган очракта, бөтен кеше дә йөрәк-кан тамырлары авырулары барлыкка килү куркынычын киметә алачак, дип искәртте реабилитолог.