news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгеч коронавирус инфекциясе пеләшләнүгә китерергә мөмкин дип белдерде

Коронавирус авыр формада узган очракта, төрле органнар һәм системаларны зарарлый, шуннан соң озакка сузылган тернәкләнү чоры таләп ителә.

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Коронавирус инфекциясен кичергән кеше вакытыннан алда пеләшләнергә мөмкин. Бу хакта ТАСС агентлыгы Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Г.Н.Габричевский исемендәге Мәскәү эпидемиология һәм микробиология фәнни-тикшеренү институтының клиник эш буенча директор урынбасары Татьяна Руженцовага сылтама белән хәбәр итә.

«COVID-19 тромблар барлыкка килү, кан белән тәэмин итүнең бозылуы һәм эндокрин системасының дисфункциясе белән үрелеп бара. Бу, үз чиратында, пеләшләнүгә китерергә мөмкин», - диде ул.

Руженцова билгеләп үткәнчә, коронавирус авыр формада узган очракта, төрле органнар һәм системаларны зарарлый, шуннан соң озакка сузылган тернәкләнү чоры таләп ителә.

«Авыру җиңел формада узган вакытта күп кенә очракларда пациентлар медицина ярдәме сорап бик соң мөрәҗәгать итә, кайвакыт бөтенләй дә дәваланмыйлар. Бу ковидтан соңгы синдром барлыкка килүгә сәбәпче булырга мөмкин. Тулаем алганда, кагыйдә буларак, чир никадәр авыр формада узса, ковидтан соңгы синдромның симптомнары шулкадәр озакка сузыла һәм ачыграк чагылыш таба», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100