Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда ел ахырына кадәр тагын 21 гериатрия кабинеты ачылачак
«Демография» илкүләм проекты ярдәмендә республиканың барлык муниципалитетларында да гериатрия ярдәме күрсәтеләчәк.
(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Хәзерге вакытта Татарстанда «Демография» илкүләм проекты ярдәмендә 50дән артык гериатрия кабинеты бар, ә ел ахырына кадәр тагын 21 ачылырга тиеш. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, республикада илкүләм проектларны гамәлгә ашыруда ярдәм итү комиссиясе рәисе Татьяна Ларионова Казанда демография мәсьәләләре буенча утырыш алдыннан хәбәр итте.
«Демография» илкүләм проекты балалар тууга гына юнәлтелмәгән, ул өлкән буын турында да кайгырта. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы белгечләре — әлеге проектта актив катнашучылар. Без барлык муниципаль районнарда да гериатрия кабинетларын ачу бурычын куйган аз санлы төбәкләренең берсе. Без илледән артык кабинет ачтык, тагын 21 кабинет ел ахырына кадәр ачылачак. Тагын гериатрия бүлекләре ачабыз, анда кешеләр кабул итүгә генә килми, ә озак кына вакытын шунда уздыра», — диде ул.
Татьяна Ларионова сүзләренчә, гериатрия кабинетлары хезмәткәрләренең бурычы — өлкән яшьтәге кешеләрне түшәктә ятмасыннар, ә актив булсыннар өчен нишләргә кирәклеген өйрәтү. «Демография» илкүләм проекты ярдәмендә республиканың барлык муниципалитетларында да гериатрия кабинетлары барлыкка киләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз