Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиядә күкрәк бизе яман шешеннән препаратны 2021 елда сыный башлаячаклар
Нигездә препарат осповакцинадан тора.
(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Россиядә 2021 елда осповакцина нигезендә булдырылган сөт бизе яман шешеннән препарат клиник сынау уза башлый. Бу хакта Россия Фәннәр академиясенең Химик биология һәм фундаменталь медицина институты директоры урынбасары Владимир Рихтерга сылтама белән ТАСС хәбәр итә.
«Сентябрьдә без Сәламәтлек саклау министрлыгына сынауларның беренче стадиясен уздыру өчен рөхсәт алуга документлар пакеты бирдек. Безгә декабрьдә рөхсәт булачак дип ышандыралар, һәм якынча февральдә без клиник сынауларны башларбыз дип өметләнәбез «, — дип уртаклашты белгеч.
Клиник сынауларны Санкт-Петербургта Н.Н.Петров исемендәге онкология буенча фәнни-медицина тикшеренү үзәгендә уздырачаклар. Препаратны Россия Фәннәр академиясенең Химик биология һәм фундаменталь медицина институты һәм «Вектор» үзәге белгечләре эшләгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз