news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә тагын бер ковид госпитале ачылачак

«COVID җиңелмәде. Шәһәрдә барлык мәйданчыклар да тулы», — диде район башлыгы.

Әлмәттә тагын бер ковид госпитале ачылачак
http://almet-rt.ru/news/iat/49317

(Әлмәт, 28 сентябрь, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). Әлмәттә онкология диспансеры базасында тагын бер ковид-мәйданчык ачарга дигән карар кабул ителде.

Район активы белән традицион планеркада Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов хәбәр иткәнчә, коронавирус белән хәл кискенләшә бара.

«COVID җиңелмәде. Шәһәрдә барлык мәйданчыклар да тулы», — диде Тимур Нагуманов.

Район башлыгы шулай ук Роспотребнадзорга һәм полициягә эпидемиягә каршы чараларның үтәлешен контрольдә тотуны көчәйтергә кушты.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100