news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кардиолог йөрәк һәм кан тамырлары авыруларының төрләре турында сөйләде

Табиб сүзләренчә, Татарстанда 300 меңгә якын кеше гипертония белән авыручылар буларак теркәлгән, тагын 700 мең кеше бу хакта белми.

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанлылар интеккән йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары билгеле булды.

«Беренче чиратта, югары кан басымы — гипертоник авыру, халыкның өчтән бере югары кан басымы белән авырый, бер өлеше бу хакта белми», — диде «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Идел буе федераль округының штаттан тыш баш кардиологы Альберт Галявич

Табиб сүзләренчә, Татарстанда 300 меңгә якын кеше гипертония белән авыручылар буларак теркәлгән, тагын 700 мең кеше бу хакта белми. Альберт Галявич бу сан Covid-19 аркасында арта дигән фикер әйтте.

«Икенче патология — ул, әлбәттә, стенокардия, ягъни миокард инфаркты китереп чыгарырга мөмкин булган физик йөкләнеш вакытында күкрәк читлегендә барлыкка килгән авырту», — дип өстәде кардиолог.

Һәм киң таралган авыруның өченче төркеме — миокард инфаркты, ми инсульты булган кешеләр. Кардиолог мәгълүматлары буенча, елга күкрәк читлегендә кискен авырулы якынча 15 мең кеше хастаханәгә озатыла, шул кадәр пациент инсульт белән хастаханәгә мөрәҗәгать итә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100