news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кардиолог ковидтан соң балаларда йөрәк авырулары килеп чыгу ихтималы турында кисәтә

Татарстанда балигъ булмаган яшьтәге 700гә якын бала коронавирус йоктырган.

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Яңа коронавирус инфекциясе баланың йөрәгенә тискәре йогынты ясарга мөмкин.

КДМУ госпиталь педиатрия кафедрасы доценты, балалар кардиологы Динә Сабирова «Татар-информ»да матбугат конференциясендә сөйләгәнчә, балалар ковид белән олыларга караганда сирәк авырый, әмма Татарстанда бу авыруны балигъ булмаган яшьтәге 700гә якын бала йоктырды.

«Коронавирус инфекциясе вакытында йөрәккә, йөрәк-кан тамырлары системасына йөкләнеш белән очрашабыз», — дип ачыклык кертте кардиолог.

Элегрәк «Татар-информ» хәбәрчесе Республика балалар клиник хастаханәсенең «кызыл зона» сында булды. Балалар авыруы тарихын агентлык сайтында укырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100