Инфекционист: Коронавирус пандемиясе тагын бер ел дәвам итәчәк

Ел саен вакцинация үткән очракта, гадәти тормышка әйләнеп кайтырга мөмкин, ди табиб.

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). Covid-19 пандемиясе тагын ким дигәндә бер ел дәвам итәчәк. Бу хакта РИА Новостига табиб-инфекционист Евгений Тимаков белдерде.

Аның сүзләренчә, төгәл фаразлар өчен вирусның мутацияләнәме, юкмы икәнен белү кирәк. Әгәр мутацтяләнсә, ни дәрәҗәдә үзгәрүен һәм адаптацияләнүен аңларга кирәк.

Коронавирустан Pfizer вакцинасы җитештерүче компания башлыгы Альберт Бурла ел саен вакцинация үткән очракта, гадәти тормышка әйләнеп кайтырга мөмкин дип белдерә.