news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роспотребнадзор ун төбәктә коронавирус белән авыручылар саны кимүе турында хәбәр итте

Якынча 20 млн кеше «Спутник V» препараты белән коронавирустан вакцинациянең узган.

(Казан, 28 июль, «Татар-информ»). Россиянең ун төбәгендә Covid-19 коронавирусы белән авыручылар кими, тагын 14 төбәктә вәзгыять тотрыклана.

Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең (Роспотребнадзор) җитәкчесе Анна Попова сүзләренә сылтама белән ТАСС хәбәр иткәнчә, Россиядә якынча 20 млн кеше «Спутник V» препараты белән коронавирустан вакцинациянең тулы циклын узган инде. Моннан тыш, якынча 1 млн кеше «ЭпиВакКорона»ны сайлаган һәм якынча 300 мең граждан «КовиВак» белән вакцинацияләнгән.

«Бүген статистика буенча бик күп кеше вакцинацияләнде. 20 млн га якын кеше „Спутник V“ белән тулы вакцинация, 1 млн тирәсе кеше „Эпиваккорона“ вакцинациясенең тулы циклын узган һәм 300 мең тирәсе кеше Чумаков институты эшләгән вакцинаны сайлаган», — дип аңлатты илнең баш санитария табибы.

Роспотребнадзор башлыгы сүзләренчә, агымдагы атнада Россиядә авыручылар саны 14 процентка кимеде. Шул ук вакытта локдаун вируска каршы көрәшүнең иң нәтиҗәле ысулы түгел һәм Россиядә илдә эпидемиологик хәлне яхшырту өчен үз гамәлләре алгоритмы бар, дип ышана Попова.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100